Аның каты авыруы турында билгеле булгач, ярдәмгә бөтен ил белән акча җыелды. Ул "Русфонд" хәйрия оешмасында тупланды.
Акчаның бер өлеше Жаннаны дәвалауга тотынылган, бу хакта рәсми документлар бар. Әмма аның үләренә берничә көн калгач, якыннары 22 миллион сумга якын калган акчаны аның исәбеннән алган, "Русфонд"ка аның нинди максатта тотынылуы хакында документлар тапшырмаган.
Мәскәү шәһәре суды карары белән бу акча яңадан кайтарып бирелергә тиеш. Фрискеның гаиләсе бу карар белән килешмәде, берничә көн элек суд янә кабатланды һәм әлеге карарны үзгәрешсез калдырды. Акчаны барыбер түләргә туры киләчәк.