0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2017, 13:51

Опера һәм балет театры 80нче сезонын ача

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры тиздән 80нче иҗат сезонын ача. Август-сентябрь айларында ук тамашачыны кызыклы спектакльләр көтә. 25 августта театрда Юрий Григорович куйган “Щелкунчик” (Петр Чайковский) спектакле күрсәтелә.

26 августта һәм 17 сентябрьдә “Хрустальная туфелька, или Сказка о Золушке” музыкаль әкиятен карап булачак (Антонио Спадавеккиа музыкасы). 29 августта тамашачылар Юрий Григорович куелышында Петр Чайковскийның “Аккош күле”н күрәчәк. 2 сентябрьдә яшь тамашачылар өчен “День Рождения Кота Леопольда” әкияте әзерләнә. Авторы — композитор Борис Савельев. 12 сентябрьдә театрда Альберт Алонсоның билгеле постановкасы — “Кармен” балеты куелачак. Родион Щедрин эшләнешендә Жорж Бизе музыкасы.
15 сентябрьдә театр сәхнәсендә “ТенорА XXI века” арт-проекты чыгыш ясаячак. Анда Мәскәү һәм Европа театрлары солистлары үзебезнең һәм чит ил кинофилмнарыннан хитлар башкарачак.
Читайте нас