-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2017, 14:32

«Таусень» – иң яхшысы!

Архангель районында “Халык календаре” II төбәкара урыс фольклоры фестиваль-лабораториясе узды. Анда Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Межгорье шәһәрләреннән, Мәчетле, Ишембай, Гафури, Мишкә, Дуван, Бөре, Күгәрчен, Белорет, Ярмәкәй, Шаран, Иглин, Бәләбәй, Чишмә, Стәрлетамак, Уфа һәм Архангель районнарыннан иҗат коллективлары катнашты.

23 коллектив арасында, узган елдагы кебек үк, Уфа шәһәреннән “Таусень” фольклор ансамбле җиңеп чыгып, Гран-прига ия булды.

Беренче урынны Архангель районыннан “ЦветКалина” фольклор ансамбле, Белорет районыннан “Авзянские вечерки”, Күгәрчен районыннан “Веретенце” үрнәкле балалар фольклор ансамбле алды.

Оештыручылар — Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Архангель районы хакимияте.
Читайте нас