+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 август 2017, 18:42

Мәскәү урамына Мостай Кәрим исеме биреләчәк

Мәскәү Хөкүмәте карары белән илнең башкаласындагы бер урамга Башкортстанның халык шагыйре исеме биреләчәк.

950 метр озынлыктагы урамга Максим Горький исемендәге Әдәбият институты һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд тәкъдиме белән Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең исеме биреләчәк. Шушы урамда өч мәктәп бар һәм алар татар халкының сөекле улы, бөтен дөньга киң билгеле булган дүрт кенә кешенең берсе булган Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче урамнан ерак түгел урнашкан.
Читайте нас