-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2017, 14:49

Илдар Абдразаков дүртенчегә әти булган

Шушы көннәрдә Башкортстанның халык артисты, “Дөньяның иң яхшы “бас”ы” титулына ия җырчының хатыны – актриса һәм "Россия-24" телеканалында алып баручы Марика Абдразакова Александра исемле кыз тапты.

Абдразаковлар гаиләсе Вена шәһәрендә фатир сатып алган, хәзер күбрәк анда яши.

Узган елның сентябрь аенда гына аларның кызлары Риана туган иде.

Аннан башка, Илдар әфәнденең опера җырчысы Ольга Трифонова белән - 15 яшьлек кызлары Эльмира, Ольга Бородина белән 13 яшьлек Владимир-Әмир уллары бар.

Марика ханымның беренче гаиләсендә туган кызы Стефаниягә 7 яшь. Ул үзенең 32 яшьлек туган көне – 2 сентябрьдә өченчегә әни булды.
Читайте нас