-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2017, 15:46

Тимер кружка – сәнгать әсәре

Сәләтле рәссам Нэнси Воланд – ачык һавага, табигать кочагына походларга чыгарга яратучы кеше. Ә походка чыкканда иң кирәк әйберләрнең берсе нәрсә? Әлбәттә, тимер кружка. Ләкин иҗади күңелле Нэнсига аларның бик күңелсез кыяфәте ошамый. Бераз уйлангач, рәссам бу хәлне төзәтү юлын таба.

Бер походка чыкканда Нэнси “ике куянны берьюлы тотарга” була һәм тимер кружкасын матур итеп бизи, анда рәсемнәр төшерә башлый. Бу шөгыль аңа бик ошап китә.

Бүген рәссамда төрле темаларга рәсемнәр ясалган искиткеч матур кружкалар бихисап җыелып киткән.

Хәзер Нэнси аларны походка алып чыгарга да кызгана башлаган, ди...
Читайте нас