Театрның баш дирижеры Артем Макаров әйтүенчә, сезонда тамашачы 6-7 премьера белән танышачак. Артем Валентинович мондый хәлнең күптән булганы юклыгын ассызыклады.
Опера һәм балет театры директоры Илмар Әлмөхәммәтов билгеләвенчә, сезон башланганчы ук театрда эш кайный. Рәсми рәвештә сезон ачылуны игълан итмичә, реклама да ясамыйча куелган “Щелкунчик” спектакленә ике атна алдан билетлар беткән!
Сентябрьдә театрның балет труппасы һәм оркестры Бангкокта узачак XIX халыкара бию һәм музыка фестивалендә катнашачак. Анда артистлар Арам Хачатурянның “Спартак” һәм Адольф Аданның Юрий Григорович куелышында “Корсар” балетларын күрсәтәчәк.
Сезонны театр 30 сентябрь-1 октябрьдә Владимир Купцовның “Аленький цветочек” балеты белән ачачак. Аны сәхнәгә “Кремль балеты” театрының художество җитәкчесе, Русиянең халык артисты Андрей Петров әзерли.