-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2017, 13:57

“Туганлык” фестивале ачыла

Иртәгә, 7 сентябрьдә VI Халыкара төрки телле театрларның “Туганлык” фестивале ачыла. Анда Алтай, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Чувашстан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия театрлары катнашачак.

Жюри әгъзалары:
Ырынбур өлкә драма театрының сәнгать җитәкчесе, РСФСРның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Исрафилов (Ырынбур);
драматург, Төркия язучылары берлегенең идарә әгъзасы Тунджэр Джюдженоглу (Төркия, Истанбул);
Х. Намсараев исемендәге Бурятия дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Бурятиянең халык артисты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Эржена Жамбалова (Бурятия, Улан-Удэ);
СССРның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Гөлли Мөбәрәкова (Уфа).
Жюри рәисе: Русия Армиясе театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Борис Морозов (Мәскәү).

Конкурс спектакльләрен театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе тикшерәчәк.
Шулай ук, фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, лекцияләр һәм фәнни-гамәли конференция планлаштырылган.
Читайте нас