Уфа артистлары яшь режиссерларның “Арт-миграция” фестивалендә чыгыш ясады. Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган әлеге спекткакльгә билетлар күптән сатылып беткән иде.
Спектакльдән соң оештырылган фикер алышуда тәнкыйтьчеләр белән беррәттән тамашачылар да катнашты. Иҗади коллективка Русия Театр эшлеклеләренең рәхмәт хаты тапшырылды.
Әсәрдәге төп рольләрне уйнаган Фәнис Рәхмәтов, Ринат Баймырзин, Урал Әминев һәм Артур Кәбиров Ш. Бабич исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.