-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2017, 17:50

\"Туганлык\" фестивале тәмамлана

Уфада Төрки телле театрларның VI халыкара “Туганлык” фестивале бара. Бүген Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры — Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” комедиясен, ә Астананың “Жастар театры” Николай Гогольнең “Ревизор” әсәрен куя.

Иртәгә фестиваль Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә тантаналы рәвештә ябылачак.
Фестиваль тәмамлануга барганда аны оештыручылар һәм театр тәнкыйтьчеләре “Башкортостан” телерадиокомпанисендә матбугат конференциясенә җыелды. Хәбәрчеләрнең сорауларына фестивальнең жюри рәисе, М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә театрының художество җитәкчесе Рифкать Исрафилов, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының художество җитәкчесе Олег Ханов, Мәскәү шәһәреннән театр тәнкыйтьчеләре: “Алтын битлек” театраль премиясенең эксперт советы әгъзасы Александр Вислов белән Андрей Ястребов җавап бирде. Фестивальнең тарихы, үткәрү үзенчәлекләре, казанышлары һәм җитешсезлекләре хакында да сүз булды.
Тулырак мәгълүмат “Кызыл таң” гәзитенең алдагы саннарының берсендә урнаштырылачак.
Читайте нас