0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 сентябрь 2017, 16:12

Бер көндә - өч спектакль

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Уфадагы гострольләре тәмамлану алдыннан актерлар аеруча күп эшли

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Хәсән Туфанга багышланган "Агыла да болыт, агыла" спектакле 11дә һәм 14 сәгатьтә куелды. Бу кадәр тетрәндергеч тойгылар белән сугарылган спектакльне уйнау зур көч таләп итәдер, билгеле. Әмма аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтәсе килү мактауга лаек.
Спектакльнең төп өлешен шигырьләр алып тора. Туфан шигырьләре - аның монологлары. Тамашачы алар аша туп-туры шагыйрь күңеленә барып тоташа.
.Актерлар составы уңышлы. Төп рольләрне башкаручы Фәннүр Мөхәммәтҗанов күпләр өчен ачыш булды. Туганда ук артист булып сирәк туалар, Фәннүр исә - нәкъ шундыйлардан.
Бүген кич камаллылар "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен тәкъдим итә.
Читайте нас