Чараны оештыручылар — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Нефтекама шәһәре хакимияте.
Фестивальдә катнашуга бал һәм эстрада биюләре коллективлары чакырыла (яшь чиге: 6-16). Конкурска бал бию ансамбльләре - латин-америка программасыннан композиция һәм оригиналь номер, ә эстрада бию ансамбльләре сюжетлы-уенлы номер һәм ирекле темага чыгыш тәкъдим итәргә тиеш.
Гаризалар 15 октябрьгә кадәр gukrcnt@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(347)289-62-00.