+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

“Бер тән, бер җан итеп яраткан”

Республиканың күренекле иҗатчылары – редакциябездә еш кунак. Мәшһүр Фәридә Кудашева һәм башка сәнгать һәм әдәбият әһелләре “Кызыл таң”чылар белән берлектә республиканың төрле почмакларына очрашуларга барган, халык алдында чыгышлар ясаган. Бу күптәнге традицияне бүгенге буын зыялылары дәвам итә. Алар арасында коллективыбыз әгъзасы кебек кабул ителгәннәре дә бар. Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский – шундыйлардан. Аларның гаиләсе “Кызыл таң” чараларында һәрвакыт катнаша. Бүген исә без күркәм юбилеен билгеләгән, тормыш үзе ике "бишле" куйган көннәрдә Лениза Мәүләви кызына яхшы теләкләребезне җиткерәбез.Юбилей концерты 23 майда башкаланың РТИ мәдәният сараенда үтәчәк. Беренче өлешендә “Символ” театр-эстрада төркеме, “Символ” балалар театр студиясе чыгыш ясаячак. Икенче өлешендә сәхнәдәш дуслар Сәвия Сираева, Илгиз Закиров, Радик Динәхмәтов, Рөстәм Шакиров, Дамира Сәетова, Айнур Баянов, Юлия һәм Илнар Котдусовлар һәм башкалар тамашачыга җыр-моңнарын бүләк итәчәк. Һәм, әлбәттә инде, игътибар үзәгендә юбиляр үзе һәм аның гаиләсе булачак.Ә хәзер сүзне Лениза Гайнетдинованың үзенә бирәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google