Итальяннарны сокландырганнар, испаннар да басып алкышлар!
Уфа шәһәре Калинин районының горурлыгы, бик күп бәйгеләрдә җиңүче “Бәйрәм” халык бию ансамбле тагын Испаниягә Халыкара фестивальгә җыена.Нәрсә ул бию? Минемчә, бию – хисләргә чорналган тән хәрәкәте. Борынгы бабаларыбыз уңышлы аудан соң шатлык хисләрен бию теле аша җиткергән. Дини бәйрәмнәр, мәҗүси йолалар биюләрсез узмаган. Патша Русиясендә югары даирә вәкилләрен, белем алу белән беррәттән, биергә дә мәҗбүри рәвештә өйрәткәннәр. Бию – үз өстеңдә эшләү, куелган максатка ирешүнең бер юлы. Ул кешенең эчке дөньясын баета, аның һәрьяклап үсешенә ирешүгә ярдәм итә. Халык биюләре аеруча кыйммәткә ия. Анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, тарихы, гореф-гадәте чагыла. Бию хәрәкәтләре, музыка, костюмнар халыкның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен күрсәтә.Бүген сүзебез Уфа моторлар төзү берләшмәсенең “Бәйрәм” халык бию ансамбле турында. 1997 елның сентябрендә берләшмәнең Мәдәният сараенда “Энҗе” халык биюләре ансамбле нигезендә яңа коллектив төзелә. Шулай итеп, “Бәйрәм” ансамбленең тарихы башлана. Ике дистә ел эчендә бу коллектив бихисап төбәкара, республика бәйге-фестивальләрендә катнашкан, Италия, Испания, Португалия, Греция сәхнәләрендә чыгыш ясап, җиңүләргә ирешкән. Бу уңышлар артында күпме көч, тырышлык, авырлыклар ятканын “Бәйрәм”не беренче көненнән алып җитәкләүче, иҗат коллективының кыйбласын билгеләп, аны дөньяга чыгарган җитәкче үзе генә беләдер. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе – Русия Федерациясе гомум мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Айрат Нәбиуллин.
Добавить в предпочтительные источники Google