-5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Сергей Безруков татар телен кайчан өйрәнгән?

Билгеле актер, Мәскәү Губерния театры сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков кайчан тартача сөйләшергә өйрәнгәнен сөйләгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Баксаң, Мәскәү сәнгать академия театрында укыганда аның курсы Олег Табаков укучылары белән бергә педагогик эш әзерләгән булган.
Ул анда Островскийның “Горячее сердце” пеьсасында урам себерүче Силан бабай ролен уйнаган. Бу чорда урам себерүчеләр арасында татарлар да булганлыктан, Безруков татар картын уйнарга карар иткән.
Моның өчен ул сакал ябыштырган. Догалар, татарча сүзләр өйрәнгән. Сәхнәдә татарча сөйләшкән урам себерүчесен күпләр аңламаган, әлбәттә, ләкин татар телен белүчеләр аның бу ролен алкышлап кабул иткән.