Стәрлетамак башкорт дәүләт театры актеры Азамат Хәлилов – атаклы Рифкать Исрафилов мәктәбен узган актер. Һәр роле табышлы һәм чагу аның, ә бит алар утыздан артык...
Чыңгызхан, Каһым түрә образлары, лирик-драматик рольләр белән бергә, ул сатирик образлар да тудырды. Бер амплуа чикләрендә бикләнеп ятмый торган талант булды ул.
Күпләр аның “Башкортостан” киностудиясендә төшерелгән “Күңелле яшибез” тележурналында тудырган образын яхшы белә, ярата. Биредә Зөлфия һәм Азамат Хәлиловларның гаилә дуэты балкыды. Кызлары Зилия Садыйкова да әти-әнисе юлын сайлаган, ул да актриса.
Арабыздан иртә киткән актер Азамат Хәлилов белән хушлашу иртәгә сәгать 10да Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсендә булачак.