+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Туган көнең белән, Хәния апа...

Бүген сөекле җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһированың туган көне.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкаланың "Яшьләр" Мәдәният сараенда аның истәлегенә багышланган чара уза, ул 19 сәгатьтә башлана.
Әлеге чарага билет сатып алучыларга "Онытылыр, димә" дигән китап бушлай бирелә. Аны башкача алып булмый, оештыручылар бу тирәдә "кул җылыту"чылар тозагына эләкмәскә, Интернеттагы чакыруларга ышанып, беркемгә дә акча күчермәскә чакыра.
Якташыбыз, яраткан җырчыбыз, үзебезнең Хәния апабызның исеме тирәсендәге төрле кырын эшләр, гайбәт-хорафатлар күңелгә барып кадала. Әмма ул җиде кат күктән ихлас елмаюы белән нурлы карашын безгә төбәгән дә, "Борчылмагыз, керсез җанга тузан кунмый ул!" дия кебек.
Гафу ит безне, туган көнең белән, Хәния апа...