Әлеге документта " Артист-вокалист, Халыкара эстрада эшлеклеләре берлеге әгъзасы Алсу Рәлиф кызы Абрамовага "Русиянең атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирергә," - диелә.
Алсу үзе бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә һәм ил җитәкчелегенә, сәнгать сөючеләргә, гаиләсенә рәхмәтләрен җиткерә.
Алсу Рәлиф кызын югары исем алуы белән ихлас тәбрик итәбез һәм яңа уңышлар телибез!