+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Дүртөйле талантлары сынатмый!

Дүртөйле районының Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры коллективы Учалы районыннан призлы өченче урын белән кайтты. Анда милли театрларның өч елга бер үткәрелә торган «Алтын тирмә» төбәкара фестивале узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фестивальдә безнең республикадан гына түгел, Татарстаннан, Чиләбе, Курган һәм Ырынбур өлкәләреннән 20ләп коллектив үз иҗатын тәкъдим итте.

Дүртөйле халык театрының Наҗар Нәҗминең «Күршеләргә кунак килгән» пьесасы буенча куйган спектакле югары бәһаланды.

Нәтиҗәдә, инде югарыда әйтелгәнчә, ул өченче урынга лаек булды. Спектакльнең режиссеры - Азамат Гыйльманов.