+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Онытылыр, димә...”

Башкаланың “Яшьләр” Мәдәният сараенда якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова истәлегенә шулай дип аталган концерт узды.“ВиП-Арт” продюсерлык үзәге оештырган әлеге чарага 1200 тамашачы килде. Ул икенче көнне кабатланса да, янә шулкадәр җыелыр иде, чөнки билетлар бик тиз сатылып бетеп, концертка керә алмыйча калучылар да күп булды. Алар барысы да сөекле җырчыбызның моңына, ялкынлы сүзләренә, үзенә гашыйк иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эльза КАНБӘКОВА,
башкаланың 3нче гимназиясе укытучысы:

— Хәния моңы белән очрашырга пычак астыннан чыгып килдем дисәм дә буладыр, чөнки бүген миңа операция ясарга тиешләр иде, шушы чарага килер өчен аны кичектереп торуларын үтендем.
Хәния Фәрхинең искиткеч талантлы җырчы булуы бәхәссез. Әмма ул бик көчле оратор да иде. Меңәрләгән кешелек аудиторияне “тотып” тора иде ул, ялкынлы сүзләренә ышандыра белде.
Тагын ул бик нечкә психолог та. Әңгә­мәдешенең күңел дулкынын тота белә иде, үзе дә шул дулкынга җайлашып, гади кешеләр белән дә, күренекле шәхесләр белән уртак тел таба белде. Аның кебекләр, белмим, тагын булырмы...
Чарага җырчының гаиләсе, ире Габделхәй Биктаһиров, кызлары Алия белән Алсу да килгәннәр. Алар кадерле кешеләренең рухын шат итеп килгән тамашачыга, аны тирән ихтирам иткән, “үзебезнеке” дип яраткан якташларына чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Алия Азалия һәм Урал Рәшитовлар белән бергә “Әлдермешкә кайтам әле” җырын башкарды, әнисенә багышлап тагын җырлады.
Тәтешледән җырчының якыннары да бар иде. Аларның күңелендә бу көнне туганнарын югалту хәсрәте тагын бер яңарып, яралары ачылса да, ташкын кебек көчле халык сөюен күреп, азга гына булса да канәгатьлек тапкандыр...
Ә сәхнәдә Хәния Фәрхи җырлары яңгырады, аларны җырчының иҗатташ дуслары башкарды.

Урал РӘШИТОВ,
җырчы һәм композитор:

— Без Хәния апа белән туганнардай аралашып яшәдек. Минем төнлә эшли торган гадәтем бар. Ул моны бик яхшы белә иде. Халык йоклап беткәч, шалтыратышып, сәгатьләр буена сөйләшә идек.
Ул минем 32 җырымны башкарды. Аларның һәрберсе халык күңеленә барып җитте. Һәм шунда калды да дип ышанасы килә.
Соңгы кайтуында Тәтешлегә баралмаган өчен үземне битәрлим... Нигә без кешеләрне исән чакта тиешле дәрәҗәдә кадерли белмибез соң? Моңа өйрәнер өчен тагын күпме югалтулар кирәк?

Фәридә ТИМЕРБАЕВА,
җырчы:

— Без Хәния белән аралашып, җырлар алмашып, кунакларга йөрешеп яшәдек. 1992 елда Казанга баргач та алар кунакка алды. Андый вакытларда җырлашып утырабыз инде, билгеле. Мин Робертның “Агыгыз, сулар, кирегә” дигән, ул вакытта өр-яңа җырын башкардым. Хәния аңа шунда ук чат ябышты. Тиз генә өйрәнеп алды һәм таңгача җырлады. Шулай итеп, ул аның репертуарына кереп китте.
“Гомерләрне үлмәс җыр итәек” җырын яңа концерт программасына финал өчен махсус яздырып алган идем, әмма ул бер тапкыр җырланды да онытылды. Бер очрашуыбызда Роберттан яңа җыр сорагач, Хәниягә шуны бирергә булдык. Ул аны җыр гына түгел, гимн дәрәҗәсендә башкарды. Әлбәттә, аны соңрак Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та, Венера Ганиева да, Салават Фәтхетдинов та башкарды, әмма Хәниянеке башкачарак инде, минемчә. Хәзер ул янә үземнең репертуарга кайтты. Бүген мин шушы ике җырны башкарам.

Артур ТУКТАГУЛОВ,
җырчы, автор-башкаручы:

— Хәния апа белән бик җылы аралаша идек, ул үзенең юбилей концертына да чакырды, анда мин “Башкорт-татар дуслыгы” дигән җырымны башкардым, бүген дә шуны җырлыйм. Ул, чын мәгънәсендә, ике халыкка да хезмәт итте, ике халыкның да ихтирамын һәм яратуын яулады. Юкка гына ул: “Мин – ике республиканың да иркә баласы”, — дими иде...
Бүгенге чарага мин тагын аның яратып башкарган “Казансу” җырын да әзерләдем.

Гүзәл ӘХМӘТОВА,
җырчы:

— Мин “Тукта, тыңлачы, сандугачым” җырын әзерләдем. Ни гаҗәп, Хәния апа белән безнең тавышлар охшаш, тональность, тембрлар бер. Үзе исән чакта бу хакта көлешеп сөйләшә идек, бүген хисләр башкачарак...

Әнвәр НУРГАЛИЕВ,
җырчы:

— Хәния апаның: “Иң яраткан җырым — “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, — дигәнен ишеткәнем бар иде. Бүген мин шушы җырны әзерләдем. Дулкынланам бераз. Дулкынлану Хәния апаны бик якында итеп тоюдан. Аны мәңгелеккә югалтуыбызга ышанып җителмәгән әле, менә-менә үзе сәхнәгә килеп чыгар кебек...

Айдар һәм Алмаз ЮНЫСОВлар,
җырчы-гармунчылар:

— Кайчандыр, әле үсмер чакта, “Мәк чәчәге” җырын авыл сәхнәсендә безнең туганыбыз җырлый иде, ә без аңа гармун белән кушылабыз. Бүген исә Хәния апа истәлегенә без аны үзебез башкарабыз.

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН,
җырчы:

— Мин Хәния апа белән ике генә тапкыр очрашып калалдым. Әле сәхнәдә күренә башлаган гына чагымда ул, килеп, минем аркамнан сөйде, мактады, үсендереп җибәрде. Ул вакытта бу сүзләрнең минем өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм кадерле булуын белсә икән...
Бүген мин “Элмәлек”не башкарам. Халык җырлары Хәния Фәрхи иҗатында аерым урын алып тора. Ул аны югары профессиональ дәрәҗәдә, шул ук вакытта халыкның үзе кебек башкара белә иде. Иманым камил, бу җырлар мәңге югалмаячак, аны гасырларда калдыру – безнең эш. Халык сыйфатлы җырлардан читләшә, аның зәвыгы түбән тәгәри, диюләре һич дөрес түгел, халык чын җырчыларны һәм асыл җырларны ярата.

Мирхәт ГАЙСИН,
алып баручы, җырчы:

— 2003, 2004, 2005 елгы сезоннарда мин “Бәйрәм” ансамблендә эшләдем. Хәния апа белән ил буйлап күп йөрелде. Шул вакытта без аның белән бергә “Питрәч” җырын башкара идек. Бүген мин аны берүзем җырлыйм. Әмма күз алдымда да, янымда да — ул.

Нурлан ГАНИЕВ,
концертны алып баручы:

— Бүген мин, Хәния апаны котларга дип, берничә тапкыр телефонга үрелдем. Аның номерын җуйдырырга кулым бармый. Мондый концертны алып бару, бер яктан, бик авырлык белән бирелә, чөнки үзе исән чакта күңелләр белән бик якын идек. Икенче яктан, аның истәлегенә, аның хөрмәтенә нидер башкара алам икән, бу — үзе бер куаныч. Менә шулай күз яшьләре аша елмаеп үтә бүгенге чара...
Чыннан да, берчә — яшькә төелеп, берчә —үлемсез җырлар дулкынында ләззәтләнеп узды бу чара. Анда килүчеләрнең һәрберсе “Онытылыр, димә” дигән искиткеч эчтәлекле, фотоларга бай, затлы китап белән бүләкләнде. Алдагы елларда да шундый чараларны көткән тамашачы шул китаптан юаныч табар, иншаллаһ!

Резида ВӘЛИТОВА.