— Ансамбльгә барлыгы 15 кеше йөри, моңарчы гел өлкәннәрдән генә торсак, күптән түгел безгә балалар да кушылды. Аларның милли җырларга, биюләргә ихлас тартылуын күреп, әлбәттә, каршы килмәдек. Ә инде ерак Эстониягә уныбыз: сигез өлкән кеше һәм ике бала бардык. Бу сәяхәтне безгә Мәскәүдәге якташ марилар оешмасы җитәкчесе Елена Минилбаева һәм коммерция карамагында булмаган “Фенно-Угриа” оешмасы советнигы Яак Прозас оештырдылар, — ди ансамбль җитәкчесе Ольга Исинбаева.
Эстониядә Башкортстаннан килгән мари фольклор ансамблен кан кардәшләре күреп, җылы каршы алалар.
— Безгә зур игътибар бүлделәр һәм искиткеч кунакчыллык күрсәттеләр. Һәр көнебез сәгатьләп диярлек бүленгән иде. Таллин, Тарту шәһәр-ләре, Балтыйк диңгезе яры буенча, музейларга экскурсияләргә, мари якшәмбе мәктәбенә, кинозалга бардык, анда без беренче тапкыр мари телендә бөек мари композиторы Иван Палантайга багышланган кино карадык.Танылган кешеләр: кинорежиссер Алексей Алексеев, философия фәннәре докторлары Людмила Ямурзина, Татьяна Алыбина, “Фенно-Угриа” оешмасы советнигы Яак Прозас, “Тарту марилары берләшмәсе” берлеге рәистәше Валерий Александров, Василий Николаев, Александр Рябчиков белән очраштык. Эстониядә биш көн булдык һәм һәр көнебез ямьле, матур узды. Гастрольләр тәмамлануын сизми дә калдык, — дип сөйли артистлар.
Краснокамалылар марилар йоласы буенча күчтәнәчкә каз һәм үрдәкләр алып бара. Таллиннда Яак Прозес һәм Тартуда Валерий Александров белән ядәч аера. Мондый йолага барысы да аптырый, концерттан соң Эстония президентының милли мәсьәләләр буенча урынбасары артистлар янына килеп рәхмәт белдерә.
— Тарту шәһәрендә Марий Талешкекече бәйрәме хөрмәтенә олылар да, балалар да мари киемнә-рендә килде. Зур бәйрәм табыны корылды. Безнең чыгышыбыз мариларга гына түгел, эстоннарга да ошады, рәхәтләнеп мари, эстон көйләренә биедек. Эстониядә уен коралларына кушылып җырлау югары бәяләнә. Безнең гармун, тумыр, шөлдерле барабан аларда зур кызыксыну уятты. Алып барган борынгы костюмнар һәм чабаталар, милли бизәкләребез белән хуҗалар бик кадерләп танышты, — ди Ольга Исинбаева. — Безнең коллектив борынгы җырларны башкара, ә алар әйтеп бетергесез уңай энергетикага ия, безнең ата-бабаларыбыз җырларга тирән мәгънә салган, — ди ул “Таныптур сем”ның искиткеч уңыш сере турында фикер йөртеп.
— Милли җырларны, борынгы көйләрне яшь буынга биреп калырга кирәк. Бу уңайдан Куян әбиләреннән үрнәк алыгыз, милләтне саклауга һәм үстерүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.