+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Марат Шәйбаков - атказанган!

Яраткан җырчыбызга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен татар-башкорт эстрадасының моңлы җырчысы Марат Шәйбәков иҗатына дәүләт дәрәҗәсендә бәя бирелде.

Һичшиксез, аңа шушы исем бирелү бик гадел, вакытлы һәм урынлы. Үзенең күпкырлы таланты, кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы ул.

Маратны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, бетмәс илһам, рухи һәм матди муллык телибез.