+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

“Мирас” ансамбле французларның да күңелен яулады!

Франция шәһәрләре буйлап 3-9 июльдә үткән гастрольләре вакытында Уфаның “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле Халыкара фольклор фестива­лендә катнашты. Фестиваль­нең төп мәйданчыгы Роман-сюр-Изер шәһәрендә булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кырык еллык тарихы булган фестивальләр барышында шушы төбәк халкы бөтен дөнья коллективлары чыгышын да күргән. Бу “Мирас”лыларга тагы да зуррак җавап­лылык өстәде.
Быелгы фестивальдә сигез илнең иҗади коллективлары катнашты: Франция, Уганда, Чили, Һиндстан, Македония, Никарагуа, Перу һәм Русия. Коллективлар Морис Фор мәйданында, Мосан паркында, шулай ук музей комплексы территориясендә (анда фестивальне ябу тантанасы үтте) чыгыш ясадылар. Фестиваль кысаларында “Мирас” ан­самбленең Бошастель, Сан-Дона һәм Бур де Пьяж шәһәрләрендә концертлары оештырылды.
Фестивальне ачу тантанасы Мосан паркында үтте. Репетиция вакытында ук ансамбль артистлары катнашу­чыларның зур кызыксынуын уятты. Профессиональ артист­ларның чыгышы, костюм­нарның чагулыгы халыкны сокландырды. Безнең җырлар һәм биюләр французларны таң калдырды.
“Мирас”ның беренче күчмә концерты Франциянең борынгы шәһәрләренең берсе Сан-Донада булды. Бина, крепость, часовня ХIV гасырда төзелгән. Сәхнә тамашачыларга нык якын булганлыктан, үзен-
ч­ә­лекле мохит туды – чыгыш вакытында артистлар та­машачыларның күзләрен һәм аларның йөзен­дәге хисләрен күреп, тоеп торды.
Франциянең төп халкы бик кунакчыл һәм ачык. Һәр номер алар тарафыннан җылы кабул ителде, концерттан соң артистлар белән фотога төштеләр.
Франция биләмәләре белән танышу тауда урнашкан Бошастель шәһәрендә дәвам итте. Чыгыш урынына артистлар тар гына баскычлардан тауның иң югары ноктасына күтәрелделәр.
Фестивальнең соңгы көне Роман-сюр Изер шәһәренең тарихи урамнарында барлык катнашучыларның дефиле-парады белән ачылып китте. Мәдәният, музыка, костюмнар калейдоскобы шәһәрнең мохитен биләп алды. Парад шәһәр мэры белән очрашу һәм бүләкләр алмашудан соң тәмамланды. Фестивальне оештыручыларга башкорт сувенирлары Уфа ансамбле чыгышын искә төшереп торачак.
Фестивальне ябу тантанасы музей комплексы биләмәсендә узды. Монда катнашкан барлык илләрнең дә коллективлары чыгыш ясады. “Мирас” җыр һәм бию ансамбле бу чараның иң яхшы коллективы буларак, финалда чыгыш ясады. Тамашачылар курай моңын тын калып тыңла­салар, “Тирмә янында” хореографик-вокал компо­зициясенә исләре китте. Дәртле “Калинка” җырына тоташ зал кушылды. “Себер” урыс биюен көчле алкышларга күмделәр.
Бу фестивальдән соң “Мирас” Франциядән кайтып ки­тәргә ашыкмады: гас­трольләр туры кысаларында 10-14 июльдә Cerpe шәһәрендә тагын бер Халыкара фес­тивальдә катнашты.

Зөһрә ИСЛАМОВА.