Зур бәйрәм уңаеннан музей яңа коллекцияләр һәм экспонатлар белән тулылана. Әле анда 30 илдән җыелган 70 төр кубыз күрергә мөмкин. Билгеле музыкант Роберт Заһретдиновның уен кораллары да музейда кадерләп саклана. Нәкъ аның башлангычы белән Мәчетле районында 2007 елдан республика фестивале үткәрелә.
Кубыз бәйрәме Мәскәү, Самара, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск өлкәләреннән, Якут һәм Тыва республикаларыннан җыелган осталарны бер мәйданга туплаучы чарага әйләнә. Фестивальдә катнашучылар өчен музейда бай эчтәлекле экскурсия әзерләнә, осталык дәресләре үткәрелә.
-- Хәзерге вакытта кубыз эшләүче осталарны эзлибез. Бәйрәмгә музейда остаханә ачарга ниятлибез. Әлбәттә, уен коралларын арттыру максатын куеп эш итәбез, -- ди Мәчетле районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Нәзирә Әхкәмова.