+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 Августа 2018, 08:48

Мәскәү Әлфия Авзалованы онытмый

Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт Русия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
16 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәхнәдә Русия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Марсель Вәгыйзов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреаты Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. катнаша.
Җырчының кызы Зөлфия Авзалова кичә кунакларына 2009 елда әнисе башлангычы белән төзелгән Әлфия Авзалова фонды хакында сөйләячәк. Фондның максаты – Татарстанның мәшһүр артистлары тарафыннан булдырылган традицияләр нигезендә халык, эстрада сәнгатен саклау һәм үстерү, диелгән әлеге хәбәрдә.
Концерт программасын Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барачак.