-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Августа 2018, 13:08

Мәскәүдә Төркия фестивале узачак

Фестиваль 2019 елны Русиядә – Төркия, Төркиядә – Русия елы буларак билгеләп үтүгә әзерлек йөзеннән үткәрелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төркиядә Русия елын билгеләп үтүгә әзерлек йөзеннән, 10-12 августта Мәскәүдә Төркия фестивале үткәрелә. Бу хакта, Төркиянең Русиядәге илчесе Хәсәен Дириозга сылтама ясап, «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Дипломатик миссия башлыгы искәртеп үткәнчә, 2019 ел Русиядә – Төркия, Төркиядә Русия елы дип игълан ителгән. Шул рәвешле, Мәскәүдә узачак Төркия фестивале – шуңа әзерлек чарасы булып тора.

"Инде өченче тапкыр үткәрелә торган чараны Кунакханә-туризм федерациясе оештыра. «Фестиваль Мәскәүнең Красная Пресня паркында узачак. Анда Төркиянең туристлык, мәдәни һәм тарихи байлыгы хакында мәгълүмат биреләчәк», - диде Дириоз Мәскәүдәге матбугат конференциясендә.

Чараның төп үзенчәлеге – анда Төркия һәм Русиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашуында, диде ул.