– Фестивальне ачу тантанасында башкорт биюе “Зарифа”ны башкардык. Итальяннар безне бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. 10 августта бер сәгатьлек программа белән чыгыш ясадык. Әзерләнгән барлык номерларыбызны да күрсәттек, – дип хәбәр итте коллективның җитәкчеләре Нәзифә һәм Әнвәр Нурмөхәммәтовлар.
Апирода фестиваль тәмамлангач та ансамбль Мачерата шәһәренә “Халыклар мәдәнияте очрашуы” фестиваленә юл алачак. Әйтергә кирәк, бу фестивальдә профессиональ биючеләр чыгыш ясый. Анда Башкортстаннан килгән коллектив кына һәвәскәр бию ансамбле.
“Акйолдыз” халык биюләре ансамблен Әнвәр Шәфыйков 2004 елда оештырган. Бу коллектив республика күләмендә үткәрелгән бик күп бәйгеләрдә дипломант, лауреат исемнәрен яулаган. Ансамбльнең солистлары берничә тапкыр “Баек” телевизион конкурсының Гран-при ияләре булган. 2010 елда Рәфис Идрисов Кабарда-Балкарда “Алтын мәйдан” Халыкара халык биюләре фестиваленең лауреаты исемен алган.
Ансамбльнең Халыкара фестивальгә баруы гимназиянең элекке укучылары ярдәме белән оештырылган.
Зөһрә ГАЛИЕВА.