+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Августа 2018, 05:41

“Чыңгызханның ак болыты” тәкъдим ителәчәк

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары яңа әсәр белән танышты: режиссер Азат Нәдергулов Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романының беренче вариантына керми калган, соңыннан гына өстәлгән “Чыңгызханның ак болыты” дип аталган бүлеге буенча яңа сәхнә әсәре тәкъдим итә. Пьеса авторы -- Елена Баранчикова.

title
Иҗади командада – балетмейстер Ирина Филиппова (Мәскәү), рәссам Альберт Нестеров, композитор Урал Иделбаев, сәхнә хәрәкәтләрен куючы Роберт Елкыбаев (Мәскәү).
Көзен дөнья күрәчәк спектакльдә артистлар Хөрмәтулла Үтәшев, Светлана Хәкимова, Эльвира Юнысова, Азамат Гафаров, Руслан Хайсаров, Урал Әминов, Ринат Баймырзин, Руслан Хәсәнов, Артур Кәбиров, Илгизә Гыйльманова, Зилия Ситдыйкова, Сара Буранбаева, Нурия Ирсаева, Илсур Байымов, Юнир Коланбаев катнашалар.
Азат Нәдергулов һәм Ирина Филиппова сүзләренә караганда, алар Чыңгызханга башка күзлектән карарга тәкъдим итә, ул дөньяны яулап алучы гына булмаган, беренче чиратта ул – кеше.