Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре татар җәмәгатьчелегендә зур резонанс тудырган иде. Шушы көннәрдә "Россия-1" каналы әлеге әсәр буенча фильм төшерә башлады.
Анда Русиянең халык артислары Андрей Маковецкий, Чулпан Хаматова, Русиянең атказанган артисты Роман Мадянов белән бергә Татарстанның яшь артистлары да кинога төшә.
Кино төшерү әлегә Пермь шәһәрендә бара. Фильм зәңгәр экраннарга киләсе елның язында чыгар дип көтелә.