Ул хатыны Флоранс белән, башкалада узган хәйрия акциясендә катнашып, авыру балага ярдәм күрсәтте, шушы һәм башка изге гамәлләрен башкарырга аларга республикадагы "Мәрхәмәт" хәйрия фонды ярдәм итте.
Үзе үлгәч тә, аның бу эшләре дәвам итә. "Алтын баритон"ның туган шәһәре Красноярскида шушы көннәрдә оештырылган хәйрия концертында җыелган акча да кичекмәстән ярдәм көтүче сырхау балаларга тапшырыла. Анда Башкортстан вәкилләре дә бар иде.
Русиядә һәм чит илләрдә иң популяр артистлар исемлегендә булган Илдар Абдразаков һәм Кыргыз-Миякәдә туып үскән, бүген дөнья сәхнәләрендә балкучы Айгөл Әхмәтшина чыгышлары күпләрне таң калдырган.
Айгөл мәрхүмнең хатыны Флоранс белән дуэт та җырлаган. Ул үзе дә җырчы булып, сәхнәне ташлап, ире янында булуны артыграк күргән һәм егерме еллап сәхнәгә чыкмый торган булган.
Мәрхүмнең әти-әнисе, хатыны, балалалары концертта катнашучыларга чикесез рәхмәтләрен юллый.