Барлык театр коллективлары да әлеге төнгә җентекле әзерләнде.
Уфа "Нур" татар дәүләт театрында бәйрәм аның бинасы алдындагы мәйданда ук башланды, фойеда дәвам итте, ике залда да спектакльләр күрсәтелде, аннан соң театр репертуарыннан иң чагу әсәрләрдән өзекләр уйналды.
Тамашачылар үзләрен актерлар сыйфатында да хис итеп карады - экспресс-тамашаларда катнашты.
Алар арасында өлкән яшьтәгеләрдән башлап, бишек балаларына кадәр бар иде. Анысы - үзебезнең кыз, "Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе Айгөл Юлъякшинаның 2 ай ярымлык кызы Ясмин. Фотодагы купшы итәкле театр сөючегә күз тидермәгез, "Сөбханаллаһ" дип карагыз!