+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 Сентября 2018, 14:32

Бузованың фанатлары телсез калган...

Ольга "Мало половин" җырын үз тавышы белән башкарган язманы социаль челтәрләргә куйган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фанатлар шок кичергән дип әйтү бик аз әле ул. Үзен җырчы дип таныткан Бузованың табигать кочагында гитарага кушылып җырлавын, аның "фанерасыз", чын тавышын ишетеп, бик күпләр ачулы-нәфрәтле язулар калдырган. Дөрес, "Үзе җырласын инде, әйдә", диючеләр дә бар.

Бузованың йолдыз буларак статусы, иҗади таланттан бигрәк, җәнҗаллар, имеш-мимешләр аркасында яшәп килә. Аның үз тавышын тәкъдим итүе ялкынга янә май сибү булды инде...