+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 Сентября 2018, 07:29

Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?

Бүген, 20 сентябрьдә, Салават Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният колледжында Абдулла Солтанов бүләгенә башкорт җырын башкаручылар конкурсы үтә. Чара Башкортстанның халык артистының тууына 90 ел тулуга багышлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Конкурсның максаты: халык җырын башкару йолаларын саклау һәм үстерү, башкорт җыр фольклорын тергезү, яшь талантларны ачыклау.

Абдулла Солтанов – халык җырларын (озын көй) башкару белән танылган үзенчәлекле сукыр җырчы, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры.

Конкурста 16 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр категорияләрендә үзешчән һәм һөнәри башкаручылар катнаша.
Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.