- Бу чарыны көтеп алучылар – балалар. Алар башка халыкларның нәрсә турында җырлаганын, аларның милли киенмнәрен күреп, белеп үсәргә тиеш, -- диде Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.
Тамашаны караучылар дуслык сәламен юллаучы чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмде. Үзешчән артистлар, югары уку йортларының бию ансамбльләре солистлары тау халыкларының холык-фигылен, темпераментын бар матурлыгында күрсәтүгә иреште. Сәхнәдә һөнәри артистлар да чыгыш ясады.