+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 Сентября 2018, 21:00

Фольклориада югары дәрәҗәдә үтәчәк!

21 сентябрьдә Республика йортында Рөстәм Хәмитов Фольклор һәм традицион сәнгать фестиваль­ләре оешмалары халыкара советы президенты Филипп Боссан белән очрашты. Очрашуда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары һәм CIOFF вәкилләре катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яклар 2020 елда Башкортстанда үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек барышын тикшерде. Фольклориада кунаклары һәм катнашучылар өчен яшәү шартлары, транспорт тәэминаты, медицина ярдәме, туклану оештыру, хәвефсезлекне тәэмин итү, чараны республика һәм федераль матбугат чараларында яктырту, чит ил кунаклары өчен визалар эшләү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләшү булды.
CIOFF җитәкчелеге вәгъдә итүенчә, Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы илләр исемлеге ел ахырына кадәр билгеле булачак. Филипп Боссан Башкортстан делегациясен 2019 елда Сантьягода (Чили) үтәчәк 49нчы Бөтендөнья CIOFF конгрессында катнашырга һәм анда республиканы Фольклориада-2020 үтәчәк урын буларак күрсәтергә чакырды.
— Без бу чарага бик җитди карыйбыз һәм Фольклориада югары дәрәҗәдә үтсен өчен барлык көчебезне салачакбыз. Бу эшкә республика Хөкүмәте тулысы белән, барлык муниципалитетлар да җәлеп ителгән, — диде Рөстәм Хәмитов.

Ләйсән Якупова.