Чараны оештыручылар - “Төрксой” халыкара төрки мәдәнияте оешмасы һәм “Алатау” традицион сәнгать театры.
Мәртәбәле форумда Төркия, Монголия, Әзербайҗан, Хакасия, Татарстан, Якутия, Үзбәкстан һәм Башкортстан музыкантлары катнашты.
Фестивальдә республикадан Ишморат Илбәков үзенең иш курае белән чыгыш ясады. “Форумда катнашуыма бик шатмын. Оештыручыларга зур рәхмәт. Шундый музыкаль фестивальләр төрки халыкларының һәм аларның йолаларының үзара бәйләнүенә китерә, - ди Ишморат Каюм улы. – Иш курай тамашачылар һәм кунаклар арасында зур кызыксыну уятты. Киләчәктә казах музыкантларын иш курайда уйнарга өйрәтү теләге бар”.