Хәер, бу урында беразга тукталыш ясыйк. Иманым камил, айлы-йолдызлы авыл кичләрен, аулак өйләрне, яшертен генә гыйшык тотуларны хәтерли, сагына булыр өлкән яшьтәгеләребез. “Их, кая китте шул чаклар”, дип уфтанып та куялардыр әле... Театр төнендә уйламаган җирдән томан артында калган кыз-кыркын, егет-җилән мәлләренә “кайтып килү” ихтималлыгына беркадәр ия булды бит алар. Нилектәнме? Чөнки сәләтле режиссер Нурсилә Кәримова җитәкчелегендәге башкорт халык театры һәвәскәрләре бүләк итте андый мөмкинлекне. Әлбәттә, күркәм чарага башка иҗат әһелләре дә җәлеп ителде. Башкача булмый!
Ә хәзер күз алдына китерегез. Иркен бүлмәдә милли киемнәрдәге сылулар урын алган. Купшыдан-купшы күлмәкләреннән, чагу төсле-бизәкле яулыкларыннан күзләр камашырлык. Шулай булмый ни, аулак өйгә җыелулары ич. Үзе бер бәйрәм. Гелән тәтеми ул...
Гадәттәгечә, җыр-моң агыла. Кул эше белән утыра кызлар, ханымнар. Бар да яхшы кебек. Тик... нидер җитешми сыман. Шулчак кемдер урамда ачы итеп сызгырып җибәрмәсенме. Егетләр! “Күчтәнәчкә җырлар алып килдек әле”, дигән булалар. Чибәркәйләрне күзләргә ният корганнарын белми диме әллә... Кәефләре күтәрелеп киткән кызлар сер бирмәскә, сиздермәскә тырыша. Тыйнаклык бизи лә татар сылуларын. Әйдә, осталыгын-маһирлыгын күрсәтсен егет-җилән, тамаша кылыйк.
“Бас, бас, Өммегөлсем!” Өздерә генә биючеләр, күңелләрне җил-кендерә җырчылар. Ни рәвешле түзеп тормак кирәк. Әйдәгез, кузгалдык күмәк биюгә! Китә уен-көлке, шаян сүз. Кемузардан ярыша яшь-җилкенчәк. Сынатырга ярамый. Ошаткан егет-кызың янәшәдә булса, бигрәк тә. “Һи, тыпырдый да белми бит бу”, дип уйлый күрмәсен тагын... “Йөзек салышлы” уены ифрат кызыклы, читтә калырмын димә. Кемгә йөзек чыга, шул кушылган биремне үти. Биергә, җыр сузарга – анысы ярый инде. Ә бит кемгәдер... әтәч булып кычкырырга, эт сыман өрергә дә туры килә. Нишлисең, уен шарты шундый, качып калып булмый.
Хәер, уен гына икәнлеген һәр-кем аңлый, үпкәләүчеләр юк. Табышмакларга җавап табу да ансат түгел. Зирәклек, тапкырлык сынала, беркемнең дә йөзен кызартасы, көлкегә каласы килми. “Кит, шуны да белмәгәч”, димәсеннәр, төптән уйларга, башны “ватарга” кирәк... Уф, инде уен тәмам. Иркен тын алырга мөмкин.
Янә кемдер гармунда, кубызда сыздыра-өздерә, кайсыдыр дәртле-моңлы җырга кушыла. Читтән генә җаныкае, гүзәлкәенә караш ташлаучылары да табыла. Яшь чак, яр сайлар-сайланыр мәл.
“Ә” дигәнче үтеп тә китә кабатланмас чор. Уйнап-көлеп, шаярып, хәтта ки бераз үртәшеп тә калыр вакытлар. Ә инде ару-талуга кил-гәндә... Яшьләр алҗып тора ди ме-ни! Ут өертер, җир җимертер дәрт-ле чаклары ич. Өстәвенә, матур-чибәр кызлар тәм-том белән дә сыйлап җибәрсә. Әллә кайдан көч-дәрман арта да куя.
Әмма ләкин иң күңелле мизгелләрнең дә ахырына якынлашу гадәте бар. Өйгә таралышырга, хуҗаларга ял бирергә вакыт. Кәеф-сезләнергә сәбәп юк. Соңгысы тү-гел лә аулак өйнең. Серне чишик: озакламый күрше кызының әти-әнисе кунакка китә бугай. Ахирәт-ләрен чакырмый булмас...
...Кызганыч, безнең тамашага да соңгы нокта куяр мәл җиткән ләбаса. “Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”. Кемнәр генә белми ул моң-аһәң, сагынычлы хатирәләр тулы җырны. Кушылмый түзеп кара. Һәвәскәрләр, залдагылар – һәммәсе бердәй җыр суза. Хуш, аулак өй. Тик озын-озакка түгел. Яңадан очрашуларга кадәр. Киләчәктә дә мотлак булыр әле, булмый калмас мондый күркәм чаралар. Әйткән иде, диярсез. “Ешрак чакырыгыз шундый кичәләргә”, дигән теләген белдерә рәхмәтле тамашачы. Чын йөрәктән, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр...
“Аулак өй”гә килгән барлык шәһәрдәшләргә зур рәхмәт, – ди дулкынланган халәттә Нурсилә ханым. – Форсаттан файдаланып, чарага әзерлектә ярдәм күрсәткән “Тальянка” халык ансамбленә, Ольга Габделхакова, Альбина Шаһие-вага (Үзәкләштерелгән китапханә-ләр челтәре), гомумән, кичәне онытылмас җыр-биюләре, илаһи моңы белән бизәгән-нурландырган сәләт ияләренә (Тимерҗан Идрисов, Владислав Альбаев, Нина һәм Мәсгуть Шакировлар, Зәбир Шакиров, Рәм-зия һәм Фәһим Чанышевлар һ.б.) рәхмәтемне җиткерәсем килә. Арытаба да халык гореф-гадәтләренә, милли йолаларыбызга мөрәҗәгать итәчәкбез, билгеле. Һәрдаим бергә булыйк, бергә калыйк, дуслар!”
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.