Бәйрәм тантанасын ачып, җыелучыларны Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина белән республика Башлыгы Хакимиятенең бүлек мөдире урынбасары Илшат Ханов сәламләделәр. Алар үз чыгышларында халыклар арасындагы дуслыкның ни кадәр мөһим икәнлеген ассызыклады.
Сәхнәдә Азия халыкла-рының җыр-моңнары, дәрт-ле биюләре бер-берсен алыштырып торды. Монда Башкортстанның атказанган артисткасы Фирзинә Абдуллина, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты Лилия Мөхәммә-диева белән беррәттән, үзешчән сәнгать коллективлары, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибра-һимов үз чыгышында:
— Бүген сәхнәгә күтәре-лүчеләр төрле милләт вә-килләре булуына карамастан, безнең барыбызны да мәдәният берләштерә. Чыгыш ясаучылар һәркайсы үз телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен яратуын, кадерләп саклавын күрсәтте. Сез дә туган телегезне яратыгыз! — диде.
“Бердәмлек” төрекмән милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Сапарморат Шанглиев оныгы белән килгән иде.
— Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бүген сентябрь ае булуга карамастан, кояш нурлары да нәкъ Азиядәгечә эссе. Дуслык — җир йөзендәге иң кадерле нәрсә. Аны һәркем үз йөрәгендә саклап йөр-тергә тиеш. Бүген мин бәйрәмгә оныгымны махсус алып килдем. Чөнки безнең балалар бәләкәйдән үк дустанә мөнәсәбәтне күреп үсәргә тиеш, — диде ул.
Фестивальне Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Иван Якутов исемендәге парк хакимияте оештырды.
Зөһрә ИСЛАМОВА.