+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 Октября 2018, 11:56

“Кинобатл: Казан – Уфа”

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 1 октябрьдән 27 декабрьгә кадәр “Кинобатл: Казан – Уфа” проекты кысаларында Татарстан һәм Башкортстан режиссерларының кыска метражлы кинолары ике республикада да күрсәтеләчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Проектның максаты -- тамашачылар игътибарын төбәк киносына җәлеп итү, ике республикада да яшьләр кинематографына ярдәм күрсәтү.

Ике ай ярым дәвамында Татарстан фильмнары - Башкортстан, Башкортстан тасмалары Татарстан кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Тамашачылар белән иҗади очрашулар, осталык дәресләре үткәреләчәк.

Татарстан һәм Башкортстанда 30 мәйданның һәркайсында иллеләп сеанс күрсәтү күздә тотыла.