12 октябрьдә коллектив Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә «Башкорт балы» вокаль-хореография композициясен тәкъдим итә.
- Мин биюне кызыклы, чагу, мәгънәле итү хакында уйладым. Бал мичкәләре белән гади номер күрсәтергә теләмәдек. Шул рәвешле чәчәкләр белән оҗмах бакчасы һәм нектар җыючылар идеясе туды, — дип сөйли яңа тамашаның авторы Валерий Анучин (Мәскәү).
Шул ук көнне Уфа тамашачыларын бу коллектив башкаруында тагы бер премьера – «Imagine» вокаль тамашасы көтә. «Мирас» артистлары Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында «Дөнья биюләре һәм музыкасы» фестивален ачу тантанасында да башкарган аны.
«Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле республиканың халык жанрында эшләгән билгеле коллективлары исәбенә керә. Чирек гасыр эчендә бай репертуар тупланган.