Тамаша залында кунаклар күп иде. Җыелучыларны Туймазы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова сәламләде. Ул “Ел актеры” номинациясендә җиңгән Руслан Вахитовка бүләк тапшырды.
Театр директоры Фирзәт Габидуллин “Иң яхшы актерлар дуэты” номинациясендә җиңүчеләр Алсу Вәлиева белән Рөстәм Шәйхумовны бүләкләде.
“Тамашачы сөюе” бүләге Башкортстанның атказанган артисты Алик Зәйлаловка бирелде.
Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә билгеләнде.
Актер Айнур Гайсаров белән театрның бухгалтеры Раиса Семенова Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Артистлар Марсель Мөсәвиров, Динара Вахитова, әдәби-драматик бүлек мөдире Гөлназ Мусина Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатына лаек булды.
Туймазылылар узган сезонда сәхнәгә чыгарылган “Игезәкләр” спектаклен карады. Аны театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйган. Ахырда тамашачылар артистларга алкышлар бүләк итте.