+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 Октября 2018, 07:21

Балет авторларына Салават Юлаев исемендәге премия тапшырылды

Танылган башкорт композиторы Ләйлә Исмәгыйлева һәм «Кремль балеты» театрының художество җитәкчесе, баш балетмейстеры Андрей Петров «Аркаим» балеты өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдылар.

title
«Аркаим» — эксклюзив милли спектакль. Ул үзендә бик күп мөһим сыйфатларны туплаган. Тәү чиратта, бу - композитор Ләйлә Исмәгыйлеваның яңа, кызыклы фольклор традицияләре, үзенчәлекле темалар белән баетылган музыкасы, Андрей Петровның талантлы хореографиясе.

"Шулай ук, Станислав Бенедиктовның үзенә генә хас сәхнә бизәлеше һәм Ольга Полянскаяның көнчыгыш колориты белән сугарылган костюмнары, — дип яза спектакль турында «Музыкаль мизгелләр» порталы. — Ләкин шушы компонентларның һәркайсысы үзенә башка түгел, ә бер-берсенә туры килүе белән кыйммәтле».