+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Октября 2018, 06:47

Театрда Мостай Кәрим образы җанландырылды

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тормышы һәм иҗаты турында күптән көтеп алынган «Мостай Кәрим. Якын офык» спектакленең премьерасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Спектакльне Башкортстан дәүләт курчак театры Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее алдыннан сәхнәгә чыгарды.

Тормышының барлык этапларын чагылдырган Мостай Кәрим образы беренче тапкыр театр сәхнәсендә күрсәтелде. Шагыйрь ролендә – яшь актер Вадим Габидуллин, аның хәләл җефете Рауза – Рәйлә Гыйззәтуллина. Сәхнәдә язучының замандашлары һәм каләмдәшләре, якыннары һәм дуслары җанландырыла. Спектакль драма театры, курчак театры, пластик театр, кинодокументалистика һәм әдәбият катнашмасыннан тора. Вакыйгалар һәм фәлсәфи текстлар хәзерге театр теле белән бирелгән. Режиссер — Альберт Имаметдинов, рәссамнар — Әнисә Томаншина һәм Илнур Слявчин, хореограф — Светлана Әюпова, визуаль эффектлар буенча рәссам — Урал Махиянов.

Режиссер билгеләвенчә, бу спектакль – эксперимент, 12+ билгесе астында чыга. Спектакльне үзенчәлекле сәхнәләштерү өчен театр махсус рәвештә видеоанимация челтәре сатып алды. Проектны «Бердәм Русия» партиясенең «Театрлар - балаларга» программасы ярдәмендә тормышка ашыру мөмкин булды. Аның ярдәме 4 миллион сумга якын тәшкил итте.

Спектакльдә Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Фатыйх Дәүләтбаев, Башкортстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Мөхәммәтшина, Марат Гыйниятуллин һәм башкалар уйный. Мостай Кәрим тавышы белән Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов сөйләде. Шигырьләрне Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Айрат Әхмәтшин, Александр Верхоземский, Эмил Латыйпов, Артем Сәмигуллин укыды.
Композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлелесе Урал Иделбаев.