+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Октября 2018, 06:53

Элвин Грей Германиядә дәвалана

Элвин Грей исеме астында чыгыш ясаучы артист Радик Юлъякшин әлеге вакытта Германиянең Мюнхен шәһәрендә дәвалана.

title
Бу хәбәр аның социаль челтәрләргә куйган постларыннан билгеле булды.

Хәтерегезгә төшереп үтәбез: Элвин Грей Төмәндәге концерты вакытында авырып китеп, аңа Казан табиблары "акустик җәрәхәт" дигән диагноз куйган иде. Шул сәбәпле, ул, гастрольләрен туктатып, сәламәтлеген кайгыртырга мәҗбүр булды.

Мюнхен табиблары аның авыруына дәва табар, Элвин кабат сәхнәгә әйләнеп кайтыр, дип ышанабыз.