+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Октября 2018, 13:07

Яркәй укытучылары Кадер сәхнәсен гөрләтте

Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылындагы Т. Рахманов исемендәге мәктәп коллективы Кадер авылы мәдәният йортында М. Кәримнең "Кыз урлау" спектаклен куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илеш районы мәгариф учреждениеләре коллективлары арасында "Театралика-2018" конкурсы уза. Шуңа ярашлы, бер мәктәп коллективы, икенчесенә барып, спектакль куя.

Югары Яркәйнең Т. Рахманов исемендәге мәктәбе коллективы Кадер авылында М. Кәримнең "Кыз урлау" спектален күрсәтте.

- Коллективыбыз күмәк булу сәбәпле, спектакльнең дә саллысын сайладык. Аны Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулу хөрмәте уңаенннан сәхнәгә куйдык. Мин җитәкләгән коллективның нәкъ менә туган авылымда - Кадердә спектакль уйнавы да минем өчен бик куанычлы булды. Тамашачылар спектакльне бик ошатты, - дип белдерде, спектакль тәмамлангач, Т. Рахманов исемендәге мәктәп директоры Гөлнара Шәфыйкова.