Аркадий Зинов Уфада туган һәм 1994 елда Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография училищесын тәмамлаган, соңыннан А. Я. Ваганова исемендәге Урыс балеты академиясендә укыган.
1991-2002 елларда ул Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшләде. 1997 елда аңа - республиканың атказанган артисты, 2002 елда Башкортстанның халык артисты исеме бирелде.
«Аркадий Зинов Уфа тамашачысының хәтерендә чагу лирик-романтик герой булып калган. Безнең театрда ул ике дистәләп партия башкарды, «Аккош күле», «Щелкунчик», «Жизель», «Золушка», «Дон Кихот», «Тщетная предосторожность», «Хуҗа Насретдин» һәм башка спектакльләрдә биеде. «Аккош күле» белән 1996 елда Мәскәүдә үткән Башкортстан мәдәнияте көннәрендә катнашты», — дип сөйләде театр музее мөдире Рәмилә Латыйпова.
Аркадий Зинов сәхнәдә Башкортстанның халык артислары Римма Закирова, Гүзәл Сөләйманова, Татьяна Краснова һәм башка балериналар белән чыгыш ясады. 2002 елдан Аркадий Зинов — труппа педагогы-репетиторы. Уфада эшләгән чорда чакыру буенча АКШ, Бөекбритания, Тайвань, Украина, Италиягә гастрольләргә йөрде.
2001 елда Аркадий Зинов беренче тапкыр Красноярск сәхнәсендә чыгыш ясый — чакырылган артист сыйфатында «Щелкунчик» балетында Принц партиясен башкара. 2003 елда Красноярскига күченеп китә һәм әйдәүче солист сыйфатында труппага кабул ителә. 2009 елда артист - Красноярск хореография колледжының художество җитәкчесе, соңыннан аның директоры итеп тәгаенләнә.
Һәм менә хәзер аңа министр вазыйфасы ышанып тапшырылды. Бу вакыйга белән якташыбызны ихлас котлыйбыз!