+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 Октября 2018, 06:39

«Ычкындырмыйк кияүне» — “Нур” премьерасы

24 октябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Ычкындырмыйк кияүне» спектаклен тапшыру булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Музыкаль комедияне сәхнәгә Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов куйган, рәссамы - Ленар Гыйльметдинов, композиторы - Юрий Чаплин, хореографы — Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәтшина.

Спектакльдә Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, Руслан Хисаметдинов, Гөлназ Кашапова, Чулпан Раянова, Айнур Баянов һәм Марат Хәсәнов катнаша.

«Ычкындырмыйк кияүне» спектакленең премьерасын 26, 27 октябрьдә (шулай ук 1, 4 һәм 24 ноябрьдә) “Нур” театрының кече сәхнәсендә карый аласыз.