+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 Октября 2018, 18:18

Радий Хәбиров Камил Бузыкаевның шәхси күргәзмәсендә булды

Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров танылган карикатурчы Камил Бузыкаевның шәхси күргәзмәсендә булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул кичә Уфада «Art Галерея» сәүдә-күңел ачу комплексында ачылган иде. Күргәзмәдә рәссамның соңгы 2,5 елда иҗат ителгән 50гә якын эше куелган. Аның геройлары - сәясәтчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, медиа-шәхесләр. Берничә рәсем Радий Хәбировның үзенә багышланган. Камил Бузыкаев күргәзмә белән таныштырып чыккач, Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җавап бирде.

- Барысы белән дә килешәм, дип әйтә алмыйм. Әмма бу - республика мәнфәгатьләре белән яши торган ирекле кеше иҗаты. Русия һәм Башкортстан турында сөйләсәк, сәяси сатира бер көрәш коралы буларак югалган. Республикада ул Камил иҗаты аша яңадан торгызыла, – диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров Камил Бузыкаев карикатураларының гражданлык җәмгыяте чагылышы булуын билгеләп үтте. Көн кадагындагы рәсемнәр, шул исәптән, чиновникларга эш нәтиҗәләрен күрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе республика чиновниклары арасында намуслы, яхшы кешеләр күп, дип ассызыклады. Һәм Камил Бузыкаевка алар турында да рәсемнәр ясарга кирәк дигән теләк белдерде.

Камил Бузыкаев үзенең иҗатына игътибар биргән өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм аңа берничә картинасын бүләк итте.