Башкортостан Кинематографистлар берлегендә юбилярны тәбрикләү тантанасы үтте.
Берлек рәисе Фәрит Габитов Рияз Исхаковка Русия Кинематогрофистлар берлеге рәисе Никита Михалков имзасы белән расланган Рәхмәт хатын җиткерде. Юбилярны, шулай ук, республика мәдәният министры урынбасары Шамил Әбдраков, «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминев тәбрикләде.
Ә коллегалары аңа Камил Бузыкаевның каррикатурасын бүләк итте. Анда Рияз Исхаков су астында камера тотып сурәтләнгән. Чыннан да, бу талантлы шәхес республикада беренче булып су астында клиплар, нәфис фильмнар эпизодларын төшерде.
Рияз - матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә телдән "төшмәүче" «И это все Роберт» күпсерияле фильмының башкаручы продюсеры һәм куючы операторы да.