+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 Октября 2018, 04:57

Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегенә - 80 ел

Б. Йосыпова исемендәге актерлар йортында Башкортстан театр эшлеклеләре берлегенең 80 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың барлык театрлары катнашлыгындагы бәйрәм күтәренке рухта барды. Бу көнне Театр эшлеклеләре берлеген республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Русия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Александр Еремеев, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов котладылар.

Башкортстан театр эшлеклеләре оешмасында 429 әгъза тора. Барлык театрларны берләштерүче бәйрәм истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.